«Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе игълан ителде

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе ел саен милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла.

Бәйгене оештыручылар: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы.

Бәйгегә эшләр 2019 елның 1 ноябренә кадәр кабу ителә. Оештыру комитеты адресы:420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5, 301 кабинет. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе. Телефон: (843) 236-50-56. Почта аша җибәрү адресы: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1. Бөтендөнья татар конгрессы.

НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International