Татар китабы Евразия ярминкәсендә "Иң яхшы китаплар" конкурсында гран-при алды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган "Татар костюмы" китабы Казахстанда «Eurasian Book Fair» IV Евразия халыкара китап күргәзмәсе-ярминкәсе кысаларында узган "Елның иң яхшы китабы" конкурсында гран-при алды. Бу хакта нәшрият матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Күргәзмәдә беренче тапкыр Татарстан китап нәшрияты катнашты, ул китаплар, шул исәптән сәнгать һәм тарихи әдәбият, уку әсбаплары, сүзлекләр, иллюстрацияләнгән альбомнар, балалар басмалары һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим итте", — диелә хәбәрдә.

"Eurasian Book Fair" күргәзмәсе Нур-Солтан шәһәрендә (Казахстан) узды. Бу Евразия киңлегендә иң зур мәдәни-агарту чарасы, ул Европа һәм Азия илләренең нәшрият, фәнни-мәгариф һәм полиграфия компанияләрен берләштерә.

Күргәзмәдә якын һәм ерак чит илләрдән, шул исәптән Россия, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Әрмәнстан, Кыргызстан, Төркия, Кытай, Иран, Польша, Бельгия, Латвия, Украина, Үзбәкстаннан 90 компания катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International