Фәрит Мөхәммәтшин Баулы картлар йорт-интернаты өчен матбугатка язылды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районы Кырым-Сарай авылында урнашкан картлар йорт-интернаты өчен матбугатка язылды. Бүген парламентта 2019 елның икенче яртыеллыгына яздыру кампаниясе бара.

«Ел саен Дәүләт Советында подписка оештырыла. Кемдер социаль приютлар, балалар, картлар йортлары өчен языла. Кемдер Бөек Ватан сугышы ветераннарын, авыруларны, аз керемле кешеләрне яздыра. Мин бүген дә депутатларның актив язылуын күрәм. Мин Баулы картлар йорт-интернаты өчен язылдым», - диде Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул инде күп еллар үзенә Баулыдагы шушы социаль учреждение беркетелгәнен әйтте. «Алар рус һәм татар телләрендә «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарын алуына сөенә. 3,5 мең сумлык басмаларга язылдым», - дип әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика газета-журналларына шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Юрий Камалтынов, Римма Ратникова, депутатлар Лотфулла Шәфигуллин, Артур Абдулҗанов, Ринат Ханбиков, Разия Садыйкова язылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International