Мәскәү татарларының йөздән артык гаиләсе татар басма матбугатына язылу алачак

21 май 2019 ел., сишәмбе

Мәскәү татарлары Штабы һәр яртыеллыкка даими рәвештә татар газета-журналларына яздырып тора. Быел Мәскәүнең йөздән артык гаиләсе «Халкым минем» газетасын ала, дип хәбәр итә Штабның матбугат хезмәте.

Мәскәү татарлары Штабы инициативасы белән Татар мәдәни үзәге китапханәләре укучылары, Муса Җәлил исемендәге 1186нчы татар мәктәбе укучылары, шулай ук Татар Штабы кунаклары татар матбугаты белән танышачак. 

Татар Штабы даими рәвештә «Халкым минем», «Шәһри Казан», «Безнең гәҗит» газеталарына, «Идел», «Ялкын», «Сөембикэ», «Безнең мирас» журналларына языла. Шул рәвешле Мәскәү татарлары иҗтимагый оешмасы татар матбугатын популярлаштыруга үз өлешен кертә.

Татар Штабы координаторы Гөлнара Яруллина чарада катнашучы яшьләрнең татар матбугаты белән танышырга тырышуы турында сөйләде. Шулай ук төрле чаралар вакытында татар газеталары таратылуы турында әйтеп узды.

«Без татар халкының татар газета-журналларына язылу кампаниясендә катнашырга тиеш дип саныйбыз. Әгәр яшьләр бу мәсьәләдә активлык күрсәтмәсә, милли матбугатның киләчәге шактый томанлы», - диде Гөлнара Яруллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования