“Татар журналистикасы мәктәбе”нә белем алырга килүчеләрнең барысы да татар дөньясындагы хәбәрләр белән даими кызыксынып баруларын, татар сайтларын укуларын әйтте. Журналистика һөнәренең мавыктыргыч яклары дип алар төрле вакыйгалардан хәбәрдар булуны, татар дөньясында эшләүне саный.
Журналистика мәктәбенә белем алырга килүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар – тел белгечләре, табиб, программист, инженерлар, шәфкать туташы, булачак биолог һәм икътисадчы һ.б.
“Татар журналистикасы мәктәбе” практик белем бирүне максат итеп куя, шуңа дәресләр стажировка рәвешендә үтә: укучылар мастер-класслар, интерактив уеннарда катнашып һәм биремнәр үтәп, журналист һөнәре үзенчәлекләренә төшенә. Дәресләрне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе җитәкчеләре һәм журналистлары үткәрә. Башка мәгълүмат чараларыннан да остазлар чакыру планлаштырыла.
Стажерлар 15 апрельгә кадәр интенсив уку уза. Шуннан соң иң яхшы стажерлар сайланачак, алар мәктәптә шөгыльләнүләрен тагын ике ай дәвам итәчәк. Мәктәпне уңышлы үтүчеләр “Татар-информ”га штатка эшкә алыначак һәм башка мәгълүмат чараларына тәкъдим ителәчәк.