Икенче яртыеллыкка матбугатка язылу башланды

11 апрель 2019 ел., пәнҗешәмбе

1 апрельдән июнь ахырына кадәр барлык почта бүлекләрендә, шулай ук podpiska.pochta.ru сайтында онлайн режимда 2019 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына язылырга мөмкин.

Әлеге язылу кампаниясе чорында Россия Почтасы барлык басмаларга да илтеп тапшыру бәясен элеккечә калдыра. Магистраль ташулар өчен дә бәяләр күтәрелми.

2019 елның  беренче яртыеллыгына да матбугатка язылу бәясе артмаган иде. Язылу кампаниясенең барлык чорларында да федераль оператор региональ басма массакүләм мәгълүмат чараларының  Россия Элемтә министрлыгы каршындагы  Экспертлар советы исемлегенә кертелгән басмаларга язылучыларга  25, 20 процент күләмендә ташламалар ясый. 25 процент ташлама Россия Почтасының үз каталогы буенча, 20 процент ташлама  альтернатив коммерциячел язылу кампанияләре  каталоглары буенча ясалачак. Әлеге исемлеккә барысы 2500 басма кертелгән.

https://podpiska.pochta.ru/derevo-dobra  адресы буенча һәм почта бүлекләрендә “Дерево добра” хәйрия акциясе дәвам итә, аның кысаларында теләгән һәр кеше социаль учреждениеләр – балалар йортлары, интернат йортлар, картлар йортлары исеменнән матбугатка языла ала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования