Болонья шәһәрендә уздырылган «Bologna Children’s Book Fair 2019» халыкара балалар китабы ярминкәсендә 55 елга беренче тапкыр Татарстан нәшрияты аерым стенд буларак тәкъдим ителде

10 апрель 2019 ел., чәршәмбе

55 нче тапкыр уздырылган ярминкә тарихында беренче тапкыр Татарстаннан килгән нәшрият аерым стенд буларак тәкъдим ителде.

Болоньяда (Италия) 55 нче халыкара балалар китабы ярминкәсендә Татарстан балалар нәшрияты китаплары куелган Татарстан стенды янында

Быелгы ярминкәдә Татарстан балалар нәшрияты яңалык - балалар өчен рус һәм татар телләрендә "Ак Барс кайда яши?" исемле инновацион басма  тәкъдим итте.

"Ак Барс кайда яши?" китабы  традицион басмалардан аерылып тора, аның ярдәмендә укучы иллюстрацияләрне «җанландырырга», 3D форматта персонажларны күрергә, аларның тавышын тыңларга, Татарстан турында караоке функциясе булган интерактив уеннар һәм җырлар тыңларга мөмкин.

Татарстан балалар нәшрияты китаплары халыкара ярминкәгә дөньяның төрле почмакларыннан килгән катнашучыларда елдан-ел зур кызыксыну уята.

Игорь Олейников Татарстан балалар нәшриятының коммерция директоры Елена Ермолаева белән Болоньядагы (Италия) балалар китабы халыкара ярминкәсендә

 

Татар китаплары турында фикер әйткән белгечләр арасында рәссам-иллюстратор Игорь Олейников бәясе безнең өчен аеруча кыйммәтле. Ул –

балалар әдәбияты өлкәсендә дөньядагы иң дәрәҗәле Ханс Кристиан Андерсен премиясенә лаек булган һәм 80нән артык балалар китабын бизәгән автор. Игорь Юльевич узган елгы күргәзмәдә дә «Җиде энҗе бөртеге» инновацион басмасын югары бәяләгән иде.

Рәссам-иллюстраторлар эшенең югары дәрәҗә булуын илебезнең китап индустриясе мэтрлары буларак танылган Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы баш белгеч-эксперты Наталья Стеглик һәм рәссам-иллюстратор, РФнең Атказанган рәссамы, Мәскәү Рәссамнар берлегенең «Китап графикасы» секциясе рәисе Анастасия Архипова да билгеләп үттеләр.

"Италиядә татар  диаспорасы» ассоциациясе җитәкчесе Лилия Шәйхиева һәм Татарстан балалар нәшриятының башкарма директоры Алсу Низамиева Болоньядагы (Италия) балалар китабы халыкара ярминкәсендә

Татарстан балалар нәшриятыннан татар телендәге китапларны Италиядәге татар диаспорасы вәкилләре аеруча көтте.  "Италиядә татар диаспорасы" ассоциациясе җитәкчесе Лилия Шәйхиева Татарстан балалар нәшриятыннан алып килгән яңа басмаларны тарихи ватаннан ерак яшәгән татарлар өчен зур бүләк дип атады.

Белешмә:

Балалар китабы өлкәсе белгечләре өчен дөньядагы иң зур халыкара ярминкә ел саен Италиянең Болонья шәһәрендә уза һәм дөньяның 100 иленнән 1200дән артык катнашучыны үзенә җыя, ә күргәзмәне карарга килүчеләрнең саны исә 25000 кешедән дә артып китә. Катнашучылар арасында нәшер итүчеләр, авторлар, тәрҗемәчеләр һәм иллюстраторлар, дизайнерлар, әдәби агентлар һәм дистрибьюторлар, сатучылар һәм китапханәчеләр бар.

Ярминкәнең үзәк өлешендә дөньяның төрле илләреннән иллюстрацияләр күргәзмәсе уза. Быел анда Россия рәссамнары да катнашты.

2019 елда дүрт көн эчендә (1-4 апрель) 250дән артык конференция һәм семинар эшләде. Соңгы берничә елда ярминкәдә балалар китапларында балалар үсешенә һәм мәгарифенә ярдәм итүче цифрлы технологияләрне куллануга зур игътибар бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования