Казанда ТНВ телеканалы өчен яңа бина төзеләчәк

2019 елның 5 апреле, җомга

Казанда ТНВ телеканалы өчен яңа бина төзеләчәк. Яңа бинада татар телендә сериаллар төшерү өчен җиде яңа студия оештыру күздә тотыла. Бу хакта бүген ТНВда узган матбугат конференциясендә "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов әйтте.

"Телекомпаниягә яңа бина кирәк, чөнки төп проектлар һәм программаларны чынга ашыру өчен яңа студияләрнең булуы мөһим. Өстәвенә, быел ТНВ даими рәвештә татар телендә сериаллар төшерә башлый. Аның өчен яңа комплекста 1 мең кв.метрга кинопавильон булдыру планлаштырылган", - диде ул.

ТНВ телерадиокомпаниясе генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова әйтүенчә, яңа бинада сериаллар төшерү өчен җиде студия төзеләчәк. "Яңа яңалыклар студиясе 120 кв.метр чамасы булачак, хәзер ул бездә 45 кв. метр. Төзелеш эшләрен өч ел эчендә тәмамларга планлаштырабыз", - диде ул.

  • “Яңа гасыр-ТНВ” телерадиокомпаниясе өчен яңа бина төзү мәсьәләсе хакында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да “Казан” милли-мәдәни үзәге янында ясалган скверны карау барышында хәбәр итүе билгеле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International