"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең сайты яңартылачак

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең сайты яңартылачак. Бу хакта бүген ТНВда узган матбугат конференциясендә "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов хәбәр итте.

"Без яңа һәм заманча мәгълүмати технологияләрдән башка хәбәрләрне үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуның өчен тиздән "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең сайты яңартылачак. Мәгълүмати-ресурслы порталның яңа дизайн-макетын да планлаштырдык", - диде ул.

Илшат Әминов әйтүенчә, яңартылган сайт тулысынча үзгәртеп ясалачак. Бары тик аның адресы гына үзгәрешсез калыр дип көтелә. "Интернетта блог алып баручылар көннән-көн күбәя бара. Безнең телеканал да алга атлый. Сайтны караучыларга кызыклы һәм файдалы контент тәкъдим итәргә телибез", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International