Журналист булырга теләүчеләр өчен Татарстан Яңа Гасыр телеканалында конкурс игълан ителде

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

#АЙДАНАТНВ2019 дип аталган бәйге 2019 елның 2 апрелендә старт алды.

 

“Яңа Гасыр” телеканалы профессиональ журналист булырга теләгән кешеләр өчен конкурс үткәрә. Бу – әлеге юнәлештәге икенче конкурс, беренчесендә җиңү яулаучылар хәзер  КФУда Журналистика югары мәктәбенең беренче курсында «Яңа Милли медиа: мультимедиа журналистикасы" юнәлеше буенча белем ала инде.

Урта гомуми белем бирү мәктәпләрен яки урта махсус уку йортларын тәмамлаган талантлы яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү өчен 2019 елда ТНВ янә талантлы яшьләрне эзли!

Мөһим! Конкурсның төп шартлары:

  • татар телен яхшы белү, татар телендә аралашу;
  • рус теле һәм әдәбияты буенча БДИ тапшыру. Игътибар! Әгәр дә чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле һәм әдәбияты буенча БДИ тапшырмаса, татар телен яхшы белгән очракта да бәйгедә катнаша алмый.

Конкурс өч этапта үткәрелә:

I тур (читтән торып) сишәмбе, 2 апрельдә башланды: дәгъвачылар бүгеннән үк ирекле формада «Минем иң яхшы дустым» темасына татар телендә эссе җибәрә ала. Эшләр 2019 елның 19 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: pr_tnv@mail.ru “АЙДАНАТНВ2019”конкурсына" дигән тамга белән.

II тур (читтән торып) — «Кадрда» иҗади конкурсы (теләсә кайсы мобиль җайланма форматында үзеңне креатив тәкъдим итү). Әлеге тур нәтиҗәләре буенча III турга уза торган алты катнашучы билгеләнә.

III тур – йомгаклау туры: "Интервью» жанрында иҗади конкурс ТНВ телекомпаниясендә үткәрелә. Аңа беренче ике тур нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 6 финалист кертелә, шулар арасыннан җиңүчеләр билгеләнә.

Үткәрү вакыты:

#АЙДАНАТНВ2019 конкурсы 2019 елның 2 апреленнән 17 маена кадәрге чорда үткәрелә. Конкурс нәтиҗәләре буенча “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе” акционер җәмгыятенең  КФУда Журналистика югары мәктәбендә “Яңа Милли медиа: мультимедиа журналистикасы” юнәлеше буенча белем алачак (бакалавриат)  грант ияләре билгеләнә, киләчәктә әлеге затларның телевидениегә эшкә урнашу мөмкинлеге булачак.

Конкурс гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары өчен, шулай ук көллият һәм техникумнарның чыгарылыш курсларында укучылар өчен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International