Гөлнара Сабирова «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире итеп билгеләнде

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Дәүләт Советы утырышында «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире итеп Гөлнара Сабирова билгеләнде.

Моңа кадәр ул «Шәһри Казан» газетасы һәм «Сөембикә» журналы белән җитәкчелек итте. Газетаның элеккеге баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров вазифасыннан үз теләге белән китү турында әйткән.

«2019 елның 15 мартында Миңназыйм Сәфәров үз теләге белән азат итүен сорап гариза язды. Газетаны гамәлгә куючылар, Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советы тарафыннан гариза каралды. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында аның буенча закон проекты әзерләнде», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.

«Сезгә газета эшен авыр вакытларда шулай нәтиҗәле алып барганыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез», - диде ул. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Миңназыйм Сәфәровның башка эшкә күчүен әйтте. «Ул Аллаһтан бирелгән журналист, редактор», - диде депутат Илшат Әминов.

  • Гөлнара Сабирова Татарстанның Аксубай районыннан. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Ул “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан”, “Күңелле атна”, “Кәеф ничек” һәм башка басмаларда, Сәламәтлек саклау министрлыгында - матбугат секретаре, “Барс Меда” ширкәтендә - департамент директоры, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә - милли матбугат департаменты җитәкчесе, 2013 елгы Универсиаданың рәсми сайтын алып бару бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.
  • 2014 елдан “Шәһри Казан” газетасының баш редакторы. 2017 елның декабрендә «Сөембикә» журналына баш мөхәррир итеп билгеләнгән иде.
  • "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Сәфәров Мингазыйм Мәвлет улы 1961 елның 9 маенда Чувашиянең Батыр районы Татар Сугуты авылында туа. 1983 ел - Казан дәүләт университетында журналист һөнәре алып чыга. 1983 ел - "Татарстан яшьләре" газетасында корреспондент булып эшли башлый. 2003 елдан баш мөхәррир.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International