«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXII конкурсын игълан итә.
Эшләр 2019 елның 5 апреленә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2, 6 кат, 5 кабинет, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге) кабул ителә. Конкурс эшенә «Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXII конкурсына дигән тамга» салырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12;
Катнашырга чакырабыз!