Конкурста катнаш: ТАССР оешуга 100 ел: тарих, шәхес һәм әдәбият

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

«Идел» журналы яшь авторларны барлау максатында, ТАССР оешуның йөз еллыгы уңаеннан, өр-яңа иҗади бәйге игълан итә. Әгәр дә сез мәктәптә югары сыйныфта укыйсыз яки югары уку йорты студенты икәнсез һәм дә данлы тарихыбызны, аны тудырган шәхесләребезне, әдәбиятыбызны яхшы беләсез икән, рәхим итегез! Иҗат эшләре ике жанрда (эссе, очерк) кабул ителә һәм алар 2019 елның 31 ноябренә кадәр idel-kazan@mail.ru адресына юлланырга тиеш.

Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата (өченче урын – биш мең (ике урын), икенче урын – ун мең, беренче урын – унбиш мең сум) бүләкләр көтә!

 

Катнашыгыз, отыгыз, әдәби, тарихи мирасыбызга үз өлешегезне кертегез!

Бәйгенең нигезләмәсе сайтта

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International