“Татар радиосы” баш мөхәррире Айваз Садыйров татар халкы үсеше стратегиясенә керергә тиешле бер максат дип татар яшьләрен үзара аралаштыра торган урын оештыруны атады. Бу фикерен ул кичә ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның татар журналистлары һәм мөхәррирләре белән очрашуы вакытында җиткерде.
“Сәләт” балалар һәм яшүсмерләр оешмасы бар, ә аннан соң яшьләрне берләштерә торган хәрәкәт юк. Актив татар яшьләренең җыелып аралашу мәйданы юк. Әгәр шундый бер хәрәкәт оешса, ул татар кадрлары үсешенә дә тәэсир итәр иде, бу зур механизмның башлангычы булыр иде”, - диде Садыйров.
Ул мисал итеп “Шәрык клубы”н атады.“Элек “Шәрык клубы” бар иде. Зыялылар “Шәрык клубы” форматында җыела торган булган һәм аларның фикерләре җитәкчелеккә дә җиткерелгән. Без дә аралашырга тиеш”, - диде Айваз Садыйров. Ул бу пунктны Татар халкының үсеш стратегиясе эскизына өстәмә буларак кертергә тәкъдим итте.