Хөрмәтле журналистлар! “В союзе слова и добра” премиясен алу өчен үткәрелә торган конкурста катнашырга чакырабыз

2019 елның 8 феврале, җомга

Премия 2012 елдан бирле бирелә, бу конкурста барлык массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала.

Премиянең максаты – Россиядә хәйрия оешмаларының, меценатларның, волонтерларның һәм ихтыярый ярдәм итүчеләрнең эшен яктырткан өчен массакүләм мәгълүмат чараларын һәм аерым журналистларны бүләкләү.

Конкурста катнашуга 2018 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр Россия Федерациясе субъектлары территорияләрендә  беренче тапкыр дөнья күргән иҗади эшләр (ТВ-, радиопрограммалар, басма массакүләм мәгълүмат чараларында, мәгълүмат агентлыклары сайтларында һәм интернет-порталларда чыккан язмалар) кабул ителә.

«В союзе слова и добра» премиясе Россиядә коммерциячел булмаган оешмаларның, меценатларның һәм ихтыярый ярдәм итүчеләрнең эшен яктырткан массакүләм мәгълүмат чараларына 9 номинация буенча бирелә:

·      «Телеканал/ ТВ программа»

·      «Радиостанция»

·       «Вакытлы матбугат» (айлык; атналык; һәр көнне чыга торган)

·      «Хәйрия проектларына реклама ясаучы, мәгълүмати ярдәм итүче массакүләм мәгълүмат чаралары»

·      «Мәгълүмат агентлыклары»

·      «Интернет-портал»

·      Digital-проект

·       «Корпоратив ММЧ»

·       «Шәхси өлеш керткән өчен» (Россиядә хәйриячелекне, меценатларның һәм ихтыярый ярдәм итүчеләрнең эшен яктыртуда актив катнашкан журналистка бирелә). Әлеге номинациядә җиңүчене жюри сайлап ала.

 

Катнашу шартлары һәм катнашу өчен гариза  үрнәге http://premiasmi.ru/ сайтында урнаштырылган.

Эшләр 2019 елның  1 февраленнән 28 февраленә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2019 елның 23 апрелендә Мәскәү шәһәренең «Балчуг Кемпински» отелендә үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International