Илшат Әминов “ШАЯН ТВ” телеканалы татар мохитен сакларга ярдәм итәчәген әйтте

2019 елның 1 феврале, җомга

“Татарстан Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов “Шаян ТВ” телеканалының төп максаты – татар мохитен тудыру, балаларны туган телне, халкыбызның тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә этәрү, дип әйтте. Ул яңа телеканал турында бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча агентлыкның үткән елгы эшчәнлегенә йомгак ясалган утырышында сөйләде.

“Шаян ТВ” балаларның һәм ата-аналарның яраткан каналы булырга тиеш, диде Илшат Әминов.

Генераль директор искә алганча, балалар өчен телеканал 2018 елның 1 февраленнән тест режимында эшли башлаган иде, 25 октябрьдә аңа тәүлек буе эшләргә рөхсәт итүче лицензия бирелде. 12 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында телеканал тантаналы төстә тәүлек әйләнәсе эфирга чыкты. 

“Шул ук көнне телеканалны онлайн-режимда транляцияләүче shayantv.ru рәсми сайты ачылды. Татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләүче сайтка беренче көненнән бүгенгәчә 20 меңгә якын уникаль кулланучы кергән. Сайтны караучыларның 84 проценты – россиялеләр. Шулай ук чит илләрдән дә керәләр, аеруча Германия, АКШ, Әзәрбайҗан, Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә телеканалны интернет аша караучылар күп”, - дип сөйләде Илшат Әминов.

“Шаян ТВ” балаларга кызыклы һәм файдалы булсын өчен тырышачакбыз, туган телебезне сакласак, милләтне дә сакларбыз, дип белдерде телерадиокомпания җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International