Әсгать Сәфәров: Татарстан хакимияте авылда цифрлы телевидениегә күчәргә ярдәм итәчәк

2019 елның 1 феврале, җомга

Аналоглы телевидениене туктаткач, барлык татарстанлылар бушлай цифрлы каналларны карый алырга тиеш. Республика хакимияте гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү буенча эшли. Бу турыда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегиясе утырышында әйтте.

Цифрлы телевидение сыйфаты белән кыенлыклар булган ерак авылларда яшәүче социаль якланмаган гаиләләргә җиһаз кую чыгымнарын республика хакимияте үз өстенә ала, диде ул.

«Авыл җирлекләрендә цифрлы телевидениегә күчәбез һәм аналоглы телевидение туктатыла. Без тикшеренүләр үткәрдек һәм 157 торак пунктта цифрлы телевидениене карап булмаячагын билгеләдек. Бу 3,7 мең йортка кагыла», – диде Әсгать Сәфәров.

Бүген бу авылларда яшәүчеләр бары тик аналоглы телевидение генә карый һәм аны туктаткач, телевизорны махсус җиһаздан башка карый алмаячак.

«Без социаль якланмаган гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү буенча чаралар эшлибез. Иярченле телевидениене кабул итү өчен җиһаз сатып алу һәм монтажлау, шулай ук цифрлы эфир телевидениесе өчен приставканы урнаштыру һәм көйләү чыгымнары компенсацияләнәчәк. Республикада моны үз өстебезгә алабыз», – дип ачыклык кертте Әсгать Сәфәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International