Журналистлар өчен «Оедым мин ошбу имамга...» иҗади конкурсы игълан ителә

10 гыйнвар 2019 ел., пәнҗешәмбе

Конкурс җәмгыятьтә имамнарны борчыган мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. Бәйге мәчет имамнарының эшчәнлеген уңай яктыртуга юнәлдерелгән.

Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре киләсе номинацияләрдә бәяләнәчәк: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Басма чарада иң яхшы язма», «Иң яхшы интернет-язма», «Иң яхшы фото/видеоретортаж». Шушы номинацияләрнең һәрберсендә бер җиңүче сайланачак. Җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премияләр көтә. Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала. Шунысы үзенчәлекле, бер автор конкурста берничә номинациядә катнашырга мөмкин.

Гаризалар 2019 елның 1 июленә кадәр Казан, Габдулла Тукай урамы, 38 йорт, ТР МДН матбугат хезмәтендә кабул ителә. Катнашып калырга ашыгыгыз, дуслар!

Конкурсның нигезләмәсе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования