Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2018 елның 28 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы,  “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «Татэкспертцентр» ГБУ кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы (алга таба – Конкурс) оештырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы,  “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «Татэкспертцентр» ГБУ кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы (алга таба – Конкурс) оештырды. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киңрәк яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелде.

Ул түбәндәге номинацияләр буенча узды:

“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма”;

“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет”;

“Татарстан Республикасында гражданнарның куллану белемнәрен үстерү буенча иң яхшы СМИ редакциясе”.

Конкурска республикабызның төрле муниципаль районнары һәм шәһәрләреннән 41 заявка тапшырылды; анда түбәндәге номинацияләрдә аерым авторлар, шулай ук Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы редакцияләр катнашты:

“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма” – 16;

“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет” – 16;

“Татарстан Республикасында гражданнарның куллану белемнәрен үстерү буенча иң яхшы СМИ редакциясе” – 9.

Хезмәтләр рус, шулай ук татар телләрендә тапшырылды.

Конкурс комиссиясе эш йомгаклары буенча түбәндәге җиңүчеләрне билгеләде:

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма” номинациясендә – Мозаффарова Эльвира Фирдүс кызы, “Шәһри Казан” газетасы редакциясе;

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет” (яки теле-, радиотапшыру) номинациясендә – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Нижнекамская служба новостей НТР-24»;

Татарстан Республикасында гражданнарның куллану белемнәрен үстерү буенча иң яхшы СМИ редакциясе”номинациясендә – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – "Зеленодольская правда" газетасы редакциясе.

Моннан тыш түбәндәгеләр конкурс призерларына әйләнде:

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма” номинациясендә – Шишкина Гөлнара Илдус кызы ("Нижнекамская правда" газетасы редакциясе) һәм Ибраһимова Роза Ринат кызы ("Эксперт Татарстан") журналы;

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет” (яки теле-, радиотапшыру) номинациясендә – Моратова Гөлшат Булат кызы («ТАТМЕДИА» АҖ филиалы –  "Арск-информ» АҖ “Арча” радиоканалы; һәм Шәһабиева Гөлнара Рәсим кызы – “Яңа гасыр” ТРК БОЛГАР радиосы.

Татарстан Республикасында гражданнарның куллану белемнәрен үстерү буенча иң яхшы СМИ редакциясе” номинациясендә – “Ваша газета” газетасы редакциясе” ҖЧҖ (Түбән Кама шәһәре, ТР) һәм «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – "Маяк" газетасы редакциясе (Азнакай ш.)

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 2018 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International