“СМИротворец” гомумроссия конкурсында җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы журналистлары да бар

27 декабрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара һәм динара мәсьәләләрне иң яхшы яктыртуга “СМИротворец” гомумроссия конкурсында җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы журналистлары да бар. “Интернет” номинациясендә өченче урынны “Сөембикә” интернет-журналы алды.

Журналистларыбыз шулай ук Идел буе федераль округы массакүләм мәгълүмат чаралары катнашкан конкурсның региональ этабында финалга чыкты. “Интернет” номинациясендә икенче урынга “Реальное время” интернет-газетасы, “Печать” номинациясендә өченче урынга “Аргументы и Факты – Казань” газетасы лаек булды.

Конкурс “Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында Россия ФАДН һәм Милләтара журналистика гильдиясе тарафыннан үткәрелде.

“СМИротворец-2018” исеменә илнең 85 төбәгеннән 1049 массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары дәгъва кылды. Экспертлар һәм жюри әгъзалары 10396 эшкә бәя бирде. Танылган сәясәтчеләр, галимнәр, этномәдәни оешма дилерлары һәм журналистика мэтрлары составындагы ике жюри (федераль һәм региональ) Лилия Гәрәеваның «Банька по-еврейский», «Мордовская свадьба», «Дагестаночка Наида» («Сөембикә»); Ольги Любимованың «Обленились православные. Быт крестян самой нерусской губернии России», «Хоровод – медитаця по-русски. Как фольклор помогает развитию демократии» һәм Александра Дорфманның «Фатка или кокошник? О чем могла рассказать одежды русской крестьянки» («Аргументы и факты – Казань»); шулай ук Ирина Герасимова һәм Тимур Рәхмәтуллинның «Этно-рок по-татарски, по-башкирски и по-мордовски: курай и электрогитара, горловое пение и сумасшедшая энергетика», «Игры кочевников» в Башкирии: понаехавшие челябинцы, баймакское козлодрание и море кумыса», «Под чужой курай: татары и башкиры не поделили народный музыкальный инструмент» (ИА «Реальное время») язмаларын югары бәяләде.

Конкурста җиңү яулау ул – редакциянең һәм авторларның югары эше нәтиҗәсе. Журналистларга милләтләр арасындагы мәсьәләләргә багышланган конкурсларда катнашу мөмкинлеге тудыру республикабызда Дәүләт милли сәясәте стратегиясенең эшләвен ярдәм итә һәм аны мәгълүмати яктан тәэмин итә. Шунысы игътибарга лаек, дәүләт һәм төбәк ярдәме конкурста катнашкан материаллар арасында иң яхшыларга бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования