Наркотикларга каршы пропаганда конкурсында җиңүче журналистларны бүләкләделәр

2018 елның 7 декабре, җомга

 

Казанда “Бумеранг-2018” журналистларның наркотикларга каршы Х республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурска быел 202 эш тәкъдим ителгән иде. Әлеге конкурс “Татмедиа”
республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан үткәрелде.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен тикшереп тору идарәсе башлыгы Вадим Костюнин әйтүенчә, мондый конкурсларны оештыру бик кирәк, чөнки бу афәткә каршы хокук саклау органнары гына түгел, җәмгыять үзе дә көрәшергә тиеш. Журналистлар җәмгыятьнең игътибарын бу проблемага җәлеп итәргә булыша.
“Наркотикларга каршы телевизион сюжетлар циклы, телепроектлар” номинациясендә “Луч” телекомпаниясе редакциясе җиңү яулады.

“Интернет челтәрендә наркотикларга каршы материаллар циклы” номинациясендә өстенлек “Ялкын” журналы хезмәткәре Алинә Минневәлиевага бирелде.

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җиәтәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов билгеләп үткәнчә, бу темага алыныр өчен чын профессионал булу гына җитми, проблеманы җаның аша үткәрергә, йөрәк белән тоярга кирәк. Шуңа күрә эшләрне бәяләү дә җиңел булмаган, ләкин гадел һәм объектив бәя бирелгән.

“Басма мәгълүмат чараларында наркотикларга каршы язмалар циклы” номинациясендә “Антинарк” журналы хезмәткәре Алсу Троицкая беренче урынга чыкты, “Темага тугрылык өчен” махсус бүләгенә «Мамадыш-
информ»нан Алсу Спиридонова һәм «Трудовая слава» газетасы редакциясе лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International