Татарстанда 3 июньдә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Татарстанда 3 июньдә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең филиалы - «Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшырулар үзәге» директоры Владимир Якимов хәбәр итте.

«Безгә 3 июньдә республикада аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак дип әйттеләр. Төбәк телеканалларына килгәндә, операторлар үз язмышын үзләре билгеләячәк», - диде ул.

Бүген Казанда Россиядә цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уза. Фикер алышуда Федерация Советының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Дмитрий Мезенцев һәм Россия цифрлы үсеш министры урынбасары Алексей Волин катнаша.

«Киңәшмәдә цифрлы телевидениегә күчүнең вакыты, социаль якланганлык, челтәрләрне көйләү, урнаштыруга бәйле мәсьәләләр күтәреләчәк. Бу җәһәттән сораулар бик күп: ничек тоташтырырга, нинди приставка, нинди антенна кирәк. Шунлыктан безнең июнь аена кадәр халыкка тиешле мәгълүмат бирү, барлык мәсьәләләрне җентекләп тикшерү бурычы тора», - дип искәртте Владимир Якимов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International