“Татмедиа” агентлыгы футбол чемпионатын яктыртуда өлеш керткән журналистларны бүләкләде

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртуда зур өлеш керткән журналистлар бүләкләнде.

Журналистларга рәхмәт сүзләрен агентлык җитәкчесе Айрат Зарипов җиткерде. “Бу ел мөһим вакыйгаларга бай булды. Россия Федерациясе Президентын сайлау һәм футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру барышында чараларны яктыртуда актив катнашкан өчен бырыгызга да зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар, зур җиңүләр насыйп булсын”, - диде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе Ләйлә Хәкимова да бар, аңа Мактау грамотасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International