2018 елның 7 декабрендә “Коррупциягә журналист карашы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 7 декабрендә Казан шәһәрендә IT-паркта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин катнашында Коррупциягә каршы республика яшьләр форумы үткәрелә, ул Коррупциягә каршы халыкара көрәш көненә багышлана.

Әлеге форум кысаларында коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәшү мәсьәләләрен Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга багышланган “Коррупциягә журналист карашы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак. 

Конкурс комиссиясе карары белән  түбәндәгеләр җиңүче дип табылды:

 

“Вакытлы матбугат басмаларында коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе” номинациясендә:

 

I урын “Республика Татарстан” газетасы корреспонденты Халитова Ирина Петровна

II урын “ТАТМЕДИА” АҖ  филиалы “Зеленодольская правда” газетасы редакциясе

III урын “ТАТМЕДИА” АҖ  филиалы “Шәһри Казан” газетасы редакциясе

 

“Коррупциягә каршы иң яхшы телесюжетлар сериясе” номинациясендә:

 

I урын “Татарстан” ДТРК корреспонденты Җәләева Эльмира Рәшит кызы

II урын “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе корреспонденты Юзаева Илзирә Зөфәр кызы

III урын “ТАТМЕДИА” АҖ  филиалы “Альметьевск РТВ” телерадиокомпаниясе

 

“Коррупциягә каршы иң яхшы радиосюжетлар сериясе” номинациясендә 2 приз:

 

I урын “Татарстан ДТРК”  радиосы

II урын – “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе “Болгар радиосы”ның яңалыклар бүлеге редакторы Шаһабиева Гөлнара Расил кызы

 

“Интернет басмаларда коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе” номинациясендә:

 

I урын “ТАТМЕДИА” АҖ  филиалы “Мамадыш-информ”ның “Нократ (Вятка)” мәгълүмат сайты

II урын - «РБК.Татарстан» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты Рылова Элеонора Вячеславовна

III урын - «ТАТМЕДИА» АҖ  филиалы «Хезмәт даны» газетасы редакциясе

 

“Коррупциягә каршы иң яхшы журналист тикшеренүе” махсус бүләге «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Татарстан без коррупции», «Трибуна Нового Века» проектлары авторы һәм алып баручысы Тимершина Гөлнара Илдар кызына бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International