ТНВ каналын телефоннан да карыйлар!

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары телефоннан яки планшеттан карап була торган 250 канал арасында беренче һәм икенче урыннарны алган. Халык арасында иң популяр ун канал арасында, шулай ук, “Яңа гасыр” ТРК” АҖ холдингы керә торган музыкаль “Мәйдан” каналы да бар.   

Мобиль җайланмалар аша Россия телеканалларын, яраткан фильмнарны һәм сериалларны карау мөмкинлеге тудыра торган «Лайм HD TV» ОТТ-сервис тарафыннан уздырылган тикшеренүләр күрсәткәнчә, 2018 елның октябрендә  иң популяр ун региональ телеканаллар исемлегендә “ТНВ-Татарстан” беренче урында тора. Узган айда аны якынча 61 мең тапкыр караганнар.

Икенче урында, мобиль җайланмалар аша 26,5 мең тапкыр хезмәт күрсәтеп, “ТНВ-Планета” каналы тора. 

ТНВ холдингының тагын бер каналы – җырлы-биюле “Мәйдан”, шулай ук, телефон аша телевизор караучылар арасында популяр санала, ул исемлекнең сигезенче баскычын били (18 мең кеше).

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ТНВ-Татарстан беренче урынга башка каналларга караганда шактый зур аерма белән чыккан. Калган каналлар якынча 2 меңләп тапкыр каралса, ТНВ-Татарстанны карау исәбе 61 меңгә якын!

Шунысы кызыклы, ТНВ бу бәйгедә тәүлек буена эшләүче башкала каналын (Москва-24) да узып киткән: октябрь аенда ул каналны 23 мең тапкыр караганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International