Чистайда матбугат басмасы тарихына багышланган күргәзмә ачыла

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Чистай музеенда Татарстанның иң борынгы матбугат басмаларыннан берсе – “Чистай хәбәрләре” газетасының 100 еллыгына багышланган яңа күргәзмә ачылачак.

Күргәзмәдә Чистай районында матбугат басмасы чыга башлауга һәм аның үсешенә бәйле уникаль раритетлар куелачак.

Экспозициягә куелган “Власть Советов” матбугат басмасының бер номеры 1918 елда дөнья күргән. Күргәзмәгә килүчеләр игътибарына шулай ук 1920 – 1930 елларда басылып чыккан газеталар төпләмәсе дә тәкъдим ителә. Аларда дәхшәтле коллективлаштыру һәм сөргенгә сөрү чорлары чагыла.

Моннан тыш, күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы елларында чыккан “Прикамская коммуна” газетасы да  урын алган. Әлеге басмада Михаил Исаковский, Михаил Шамбадал, Николай Асеев һ.б. материаллары дөнья күргән.

Күргәзмә иртәгә, 23 ноябрьдә ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International