“ШАЯН-ТВ” – БАЛАЛАРГА БҮЛӘК ӘЗЕР!

2018 елның 9 ноябре, җомга

Тартма дигәнебез, чынбарлыкка туры килә бит! Телевизорны сез дә шулай атыйсызмы? Менә шул “тартма”да 12 ноябрь көнне өр-яңа балалар каналы эшли башлаячак! Дөрес, “Шаян- ТВ” каналы ТНВда 1 февральдән бирле эшли инде, әмма әлегә кадәр аны  тәүлегенә 30 минут кына карарга мөмкин иде. 12 ноябрь көнне исә тәүлек буе үз эшен алып бара торган балалар өчен татар телендә беренче телеканал ачыла. Бу турыда “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев хәбәр итте.

– Төп максатларыбызның берсе – балалар өчен татар мохитен тудыру, – ди каналның башкарма директоры Рамилә Сәхәбетдинова. – Канал тулысынча татар телендә эшләячәк. Бары тик бер тапшыру – «Бергәләп өйрәник» кенә рус һәм татар телләрендә бара, чөнки балалар анда татарча яңа сүзләр өйрәнәчәк.

Тиздән телеканалның сайтын да эшли башлар дип көтелә. Shayantv.ru дип исемләнгән сайт балаларның күңеленә хуш килерлек итеп эшләнгән. Сайтка килеп керү белән үк без татар мохитенә эләгәбез. Татарча көй яңгырый башлый һәм каналның төп герое Шаян үзе кунакларны каршы ала. Биредә аның белән сөйләшеп алырга да, уеннар уйнарга да мөмкин. Шулай ук сайтта онлайн режимда “Шаян-ТВ”ны да карап булачак.

Каналда 20 дән артык тапшыру күрсәтеләчәк. “Алар арасында тәрҗемә ителгәннәре дә бар, каналның иҗат төркеме тарафыннан эшләнгәннәре дә шактый. Тәрҗемә мультфильмнар, мәсәлән, башта балаларга күрсәтелде, аларга иң ошаганнарын без үзебездә булдырып, аларны тәҗемә иттек, – ди телеканал хезмәткәрләре. – “Шаян- ТВ”ның көндәлек эше балаларның татарча сөйләм телен камилләштерүгә, мультфильм, тапшырулар аша туган телгә кызыксындыру тудыруга юнәлтелгән”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International