Казанда “Россия халыклары милли бәйрәмнәре” V Бөтенроссия фотобәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Оренбург өлкәсе фотографы Галина Фомина “Гран-при”га лаек булды. Аңа профессиональ фотоаппарат тапшырылды.
Эшләр “Иң яхшы рәсем”, “Фотоэшләр сериясе”, “Портрет” номинацияләрендә бәяләнгән.
Азнакайдан Рамил Фәттахов “Кем беренче” эше белән “Иң яхшы рәсем” номинациясендә җиңү яулады. Ул каз өмәсе күренешеннән каз йолку эшен төшергән.
Бәйге “Татарстан Республикасында 2014 – 2020 елларда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасы кысаларында уздырыла.