“Әлмәт таңнары”на 1 нче татар гимназиясе укучылары килде

2018 елның 28 сентябре, җомга

“Әлмәт таңнары”на 1 нче татар гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары килде, дип яза җирле басма.

Һәркемнең балачакта хыялы була. Кемдер зур үскәч укытучы, тәрбияче, икенче берәүләр табиб, очучы, чәчтараш һәм башкалар булу турында уйлый. Ә менә журналист һөнәре нинди, газета ничек ясала икән? Шушы сорауларга җавап эзләп килгән кунакларыбызга боларны аңлатырга тырыштык. Газета ничек барлыкка килә? Укучылар бер-берсен уздыра-уздыра кул күтәрде. Әлбәттә, башта журналист язмасы булырга тиеш. Журналист һөнәре кызыклымы, сайт нәрсәсе белән аерыла – иҗат төркеме кызлары болар белән үзләре таныштырды. Сәяхәт газетаны версткалау бүлмәсендә дәвам итте. Балалар корректорның да кем булуын һәм нинди эшләр башкаруын аңладылар.

Иң гаҗәпләндергәне зур калын китаплар күргәч булгандыр. Бу – безнең еллык газета төпләмәләре, архив иде. Ә аларда нинди генә язмалар сакланмый. Биредә ачкан һәрбер бит сиңа, буыннан-буынга ул елларның вакыйгаларын бәян итә, күркәм шәхесләре турында сөйли, ә бәлки әле кемнәрнеңдер әби-бабайлары хакында да мәкаләләр табарга мөмкиндер. Юкка гына указлар, карарлар, рәсми документлар газетада басылмый шул.

Уен рәвешендә укучыларның белемнәрен дә сынап карадык. «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» командаларына бүленеп, алар редакция әзерләгән биремне үтәделәр. Ике команда да сынатмады. Бүләкләргә дә сөенеп, рәхмәт әйттеләр.

– 11 нче сыйныйф укучылары арасында мәктәпне тәмамлагач, кая барырга белмәүчеләр дә булгалый. Мин быел 5 нче сыйныфта «Булачак һөнәремне сайлыйм» проектын гамәлгә куйдым. Балаларны кече яшьтән үк төрле һөнәрләр белән таныштыру ниятеннән шушындый экскурсияләр оештырырга булдык. Бу безнең беренче сәяхәт, – диде сыйныф җитәкчесе Рәмилә Хәйруллина.

Укучылар күргәннәрдән канәгать калды, газетада эшләүнең кызыклы да, җаваплы да булуына төшенделәр. Араларында киләчәктә журналист булырга теләк белдерүчеләр дә күренде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International