Татарстанда «Тере тел — тере милләт!» конкурсы дәвам итә

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Республикабызда  дәүләт телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектларга «Тере тел — тере милләт!» конкурсы дәвам итә. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте сайтында урнаштырылган.

Конкурс ике номинациядә уздырыла: «Иң яхшы интернет-проект» һәм «Массакүләм мәгълүмат чараларында теманы иң яхшы яктырту».

Җиңүчеләргә проектларын гамәлгә ашыру һәм дәвам итү өчен грант биреләчәк. Грантларның гомуми суммасы — 300 мең сум.

Заявкалар агымдагы елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы.

Тулырак мәгълүмат http://tel.tatar.ru сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International