“Россия 24” телеканалының баш мөхәррире Казанда мастер-класс үткәрде

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы башкаласында журналистларның “Күпчалымлы Россия” XI  Гомумроссия  конкурсына  йомгак  ясалды. Конкурста җиңүчеләр һәм тантанага килгән кунаклары өчен “Россия 24” телеканалы баш мөхәррире Евгений Бекасов мастер-класс үткәрде.

“Мин журналистларны “төбәк журналистларына” һәм Мәскәүдә эшләүчеләргә аерып карау ягында түгел. Чөнки бүгенге мастер-класста күтәрелгән мәсьәләләр дә, “Күпчалымлы Россия” конкурсында бәян ителгәннәре дә һәркем өчен уртак”, – дип ассызыклап үтте Евгений Бекасов.

Ул хезмәттәшләренә федераль телеканалда мәгълүмат сәясәтенең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Моннан тыш, журналистларны мәгълүмат диңгезеннән дөрес һәм кирәкле хәбәрләрне генә сайлап ала белү мәсьәләләре кызыксындырды.

“Бу эшне аудиториянең үзенә генә тапшырырга да була, тамашачылар үзләренә кирәкле мәгълүматны энә күзеннән үткәреп булса да табып ала. Ләкин алар  моның өчен бик күп вакыт сарыф итәчәк. Хәзер барлык массакүләм мәгълүмат чаралары да мәгълүматны мөмкин кадәр җәһәтрәк җиткерергә омтыла, хаталар да китәргә мөмкин. Шуңа күрә барлык фактларны булдыра алган кадәр тикшереп бетерергә кирәк”,– ди “Россия 24” телеканалы баш мөхәррире.

Евгений Бекасов шулай ук бүгенге журналистлар  ия булырга тиешле берничә сыйфатны да аерып күрсәтте. Уңышлы журналистлар өчен  мәгълүматны тиз табу, дөрес итеп алу, эшкәртү һәм үтемле итеп җиткерә белү генә җитми. Баш мөхәррир билгеләп үткәнчә, журналист “үз иленең патриоты булырга тиеш. Шул очракта гына ул  артыгын кыланмый, төрле чараларны яктыртканда аңа үз-үзен нинди дә булса кысаларга кертү зарурлыгы калмый”. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International