«Яңа гасыр» ТРК – лидер!

18 сентябрь 2018 ел., сишәмбе

Аналитик тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге Татарстан халкының нинди массакүләм мәгълүмат чараларына өстенлек бирүен өйрәнде. Анализ күрсәткәнчә, массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң-иңнәре – “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы һәм “Болгар радиосы”.

Аналитик тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге агымдагы елның май – июль айларында республикабыз халкының кайсы теле һәм радиоканалларга өстенлек бирүен өйрәнде. Үткәрелгән сораштыруларда 14 яшьтән өлкәнрәк 1 761 кеше катнашты. Бу – элек үткәрелгән шундый чараларда катнашканнарга караганда 10 процентка артыграк. Сораштырулар республиканың сигез төбәгендә, очраклы сайлап алу юлы белән үткәрелде. Иң күп респондентлар – Казан шәһәрендә (28 процент), иң азы – Татарстанның көньягында (7 процент) теркәлгән.

Үзәк белгечләре ачыклаганча, республикада телевидениеның абруе шактый зур: респондентларның 62 проценты һәр көнне телеэкраннар каршына утыра, 11 проценты “һәр көнне диярлек карыйм” дигән позициядә тора, ә менә 4 проценты телевизорны бөтенләй дә карамый икән. Калганнары исә зәңгәр экраннарга атнага бары бер тапкыр яисә җиде көнгә бер-ике тапкыр кына карап ала. Радио тыңлауга килгәндә, хәлләр бераз үзгәрәк: аны сораштыруда катнашучыларның 25 проценты һәр көнне тыңлый, 8 проценты “һәр көнне диярлек” тыңлый, ә 39 проценты гомумән дә тыңламый.

Нинди телеканаллар карыйсыз дигән сорауга (җавап вариантлары бирелмәде) респондентлар тарафыннан берничә вариант әйтелгән, күп очракта федераль телеканаллар телгә алынган.

Иң еш карала торган каналлар арасында өстенлекне күпчелек илнең төп телеканалына – Беренче каналга (53 процент) биргән. Икенче урында “Россия 1” телеканалы сайланган.  34 процент кабель телевидениесен каравын белдергән, бу – рейтингта өченче урын дигән сүз. Беренче унлыкка шулай ук  НТВ, ТНТ һәм СТС телеканаллары кергән. ТНВ телеканалы, 16 процент тавыш җыеп, җиденче урынга чыккан. Бу – республика телеканаллары арасында беренче урын. Шуннан соңгы урыннарны  җирле “Эфир”, “Россия-24” һәм “Домашний” телеканаллары бүлешә.

Биредә шуны да билгеләп үтәргә кирәк,  «IP TV Таттелеком» оешмасыннан алынган июль ае белешмәләре буенча ТНВ абонентлар саны һәм телевизор карау вакыты буенча  республика телеканаллары арасында беренче урында тора. “ТНВ-Планета” бары тик “Эфир”дан гына  калыша.

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт кебек эре шәһәрләрдә ТНВ телеканалы, шулай ук, “Эфир”дан гына калышып, алдынгылар рәтендә.

«IP TV Таттелеком» белешмәләренә караганда, татар телле музыкаль телеканаллар арасында алыштыргысыз алдынгылык “Мәйдан” каналында,  ул абонентлар саны буенча да, каралу вакыты буенча да  ТМТВ һәм “Туган тел” каналларына караганда күбрәк телгә алынган.

Иң популяр җирле  яңалыклар каналына килгәндә, “Нинди җирле яңалыклар каналын даими рәвештә карап барасыз?” дигән сорауга (җавап вариантларыннан башка) респондентларның 19 проценты “Новости Татарстана” каналын атаган, бу –  алдынгы урыннарның берсе.

Социалогик тикшеренүләр күрсәткәнчә,  ТНВ каналын ешрак 18 – 21 сәгатьләрдә карыйлар (69 процент), кайбер респондентлар  (17 процент) 21 – 24 сәгать аралыгында карауны хуп күрә, ә калган 14 процент иртәнге тапшыруларны (6 – 9 сәгатьләрдә) карарга ярата.

Иң популяр биш тележанрга Татарстан халкы яңалыкларны (75 процент), музыкаль программаларны (68 процент), күңел ачу программаларын (57 процент), авылга багышланган программаларны(53 процент) һәм нәфис фильмнарны (50 процент) керткән.

ТНВ телеканалының башкалар белән чагыштырганда иң зур өстенлеге итеп респондентлар татар телендә дөрес итеп сөйләүне һәм Татарстандагы вакыйгаларны тулырак яктыртуны атаган.

Аналитик тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге экспертлары ТНВ телерадиокомпаниясенең күп тавыш җыйган тагын бер проектын аерып күрсәтә. Ул – “Болгар радиосы”. Өйрәнүләр күрсәткәнчә,  республикабызның 9 процент халкы радиостанцияне даими рәвештә  тыңлап бара. “Европа плюс” радиостанциясе дә шул ук күләмдә тавыш җыйган (9 процент).

Шулай ук лидерлар арасына “Дача”, DFM, «Татар радиосы», «Ретро FM», «Русское радио» һәм  «БИМ-радио» кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования