“Татмедиа”да республикакүләм журналистлар бәйгесе җиңүчеләрен котладылар - исемлек

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Бүген “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви багланышлар буенча республика агентлыгында республикакүләм журналистлар бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Журналистлар Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне һәм антиэкстремизм тематикасын яктырту буенча бәйгеләрдә катнашты.

Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов милләтара мөнәсәбәтләр темасына язарга өндәде. “Хөрмәтле каләмдәшләр, милләтара мөнәсәбәтләр темасына һәрвакыт язарга кирәк. Беренче чиратта, Татарстан Республикасында татар халкы тоткан урын турында язарга иде. Без, чыннан да, хөрмәткә лаек халык. Үзебезнең республикада, күп кенә башка төбәкләрдән аермалы буларак, гаҗәеп атмосфера тудыра алырлык халыкның кадерен белергә кирәк. Без ел саен Татарстан халыкларының Дуслык йортында кырыктан артык чит ил һәм чит төбәк делегацияләрен кабул итәбез. Татарстан халкы әйбәт, аның гореф-гадәтләре әйбәт. Моның кадерен белергә кирәк”, - диде Ирек Шәрипов.

Татарстан Республикасы террорчылыкка каршы комиссия аппараты баш киңәшчесе Марат Әскәров журналистларның экстремизм өлкәсендәге эшләре турында әйтте. “Экстремизм тарату, милләтара һәм конфессияара сугышларны булдыру – бу хәзерге вакытта еш күтәрелә торган тема. Мондый шартларда журналист эше халык белән профилактика эшләре алып баруда иң мөһим аспектларның берсе булып тора. Республикада шушы сферада эшләүче журналистлар өчен махсус бәйгеләр һәрдаим узып тора”, - диде Марат Әскәров.

Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне иң яхшы яктырту бәйгесе җиңүчеләре:

1. “Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасы буенча иң яхшы телесюжет (тапшыру)” номинациясе:

1 урын – “Татарстан - 24” телеканалы
2 урын – “Нурлат” телерадиокомпаниясе

2. “Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасы буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)” номинациясе:

1 урын – Ландыш Бабаниязова (“Нократ дулкыннары” радиоканалы)
2 урын – “Татарстан” ДТРК

3. “Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасы буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация” номинациясе:

1 урын – “Нурлат-информ” газетасы
2 урын – “Идел” журналы

4. “Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасы буенча интернеттагы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация” номинациясе:

1 урын – Лилия Гәрәева (“Сөембикә” журналы)
2 урын – “Бөгелмә газетасы” сайты

Публикацияләр циклы өчен кызыксындыргыч бүләк:

- “Безнең Яшел Үзән” газетасы
- “Гаилә һәм мәктәп” журналы

Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында антиэкстремизм тематикасын иң яхшы яктырту бәйгесе җиңүчеләре:

1. “Антиэкстремизм тематикасы буенча иң яхшы телесюжет (тапшыру)” номинациясе:

1 урын – Айзат Шәймәрданов (“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе)
2 урын – Инна Данилова (“Татарстан” ДТРК)

2. “Антиэкстремизм тематикасы буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)” номинациясе:

1 урын – “Татарстан” ДТРК
2 урын – Әлфия Мөхәммәтова (“Актаныш-информ” радиоканалы)

3. “Антиэкстремизм тематикасы буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация” номинациясе:

1 урын – Ирина Халитова (“Татарстан Республикасы” газетасы)
2 урын – “Нократ” газетасы (“Мамадыш-информ”)

4. “Антиэкстремизм тематикасы буенча Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация” номинациясе:

1 урын – Наталья Рыбакова (“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы)
2 урын – Резедә Гасымова (“Көмеш кыңгырау” газетасы)

Публикацияләр циклы өчен кызыксындыргыч бүләк:

- “Сабантуй” журналы
- “Бөгелмә газетасы”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International