Чорны кичкән "Тимер кешеләр": фотограф Рамил Гали кайчандыр тыелган фотоларын күргәзмәгә чыгара

2018 елның 14 августы, сишәмбе

14 августта, ягъни бүген, сәгать 16.00 Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Галинең “Тимер кешеләр” (“Железные люди”) күргәзмәсе ачыла. Без Рамил Галидан күргәзмәнең үзенчәлекләре турында сөйләвен үтендек.

Рамил Галинең “Тимер кешеләр” күргәзмәсе - хәлиткеч үзгәрешләр, идеология алышыну һәм аңның үзгәрүе чорында кешеләрнең тормышы турында. Андый чорда нык рухлы һәм тимердәй холыклы кешеләр генә исән кала алды. Алар икътисади һәм сәяси тормыштагы, идеологиядәге кинаяле үзгәрешләргә тиз күнегә алды. Катлаулы заман булуга карамастан, төрле сынауларны – криминалның масштаблы чагын, товар дефицитын, шәхси трагедияләрен кичерә алды. Иң мөһиме – алар үзләрендә кешелек сыйфатларын, мәрхәмәт һәм мәхәббәтне саклап, яңа җәмгыять һәм дәүләт төзи алды. 

Рамил Гали - бүгенге көндә Татарстанда иң танылган фотографларның берсе. Ул Россия журналистлары берлеге, Татарстан Республикасы журналистлары берлеге, Мәскәү журналистлары берлеге, Россия фоторәссамнары берлеге, Татарстан Республикасы фотографлары берлегендә әгъза булып тора. 

 

  • Быел Рамил Гали үзенең 60 яшьлеген билгеләп үтә. 1985 елдан бирле ул Татарстанның гаммәви мәгълүмат чараларында эшли. Аның эшләре белән «Вечерняя Казань», «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталарында танышырга мөмкин. 2000 елда ул «Комсомольская правда» газетасы чакыруы буенча Мәскәүгә күчеп китә, алга таба «Коммерсант» һәм «Гудок» газеталары белән хезмәттәшлек итә. 2009 елда Рамил Галине Нью-Йоркка Tourism журналына эшкә чакыралар. Бер елдан соң Мәскәүгә әйләнеп кайткач, ул «Труд» газетасында фотохәбәрче булып эшли. 2015 елда Рамил Гали Казанга кайтырга карар кыла һәм «Комсомольская правда» газетасында хезмәт куя, ә 2016 елда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына фотохәбәрче булып күчә.

- Мин “Татарстан яшьләре” газетасы корреспонденты булганда Республикабызның күп кенә тарихи вакыйгаларында катнаштым. Һәм кайдадыр мин вакыт һәм тарих белән күзгә-күз карашып, берүзем кала идем. Мин – үзем сурәтләгән һәр тарихи вакыйганың шаһите. Сөембикә манарасына ярымай куйганны да бары тик мин генә төшердем, чөнки фотографлардан башка беркем дә юк иде.

Бу күргәзмә өчен мин 1988 елдан алып 1993 елга кадәр төшергән фоторәсемнәремне алдым. Бу – 5 ел вакытны чагылдырган документаль фоторәсемнәр. Татарстанның нинди булганын, ул вакытта ниләр булганын тамашачылар, бигрәк тә яшьләр, үз күзләре белән күрерләр. Яшьләрнең бу турыда ишеткәннәре бар. Әмма, миңа калса, 100 тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр үз күзең белән килеп карау күпкә яхшырак. 

Әлеге күргәзмәм белән минем кешеләрдә фоторәсемнәргә карата кызыксыну уятасым килә. Бәлки киләчәктә мин музей да булдырырмын. Без булган бар әйберне дә саклап калырга тиеш. Бүген вакыт бик тиз уза, күзне ачып йомганчы бер әйберне икенчесе алыштыра. Мондый темплар белән без архивларыбызны да югалта алабыз. Фоторәсемнәр дә югала ала, шуңа күрә әлеге күргәзмәм игътибар җәлеп итү максатыннан оештырыла. 

Күргәзмә ноябрьгә кадәр эшләр дип ниятлибез. Төп карар бераз соңрак кабул ителәчәк. Гомумән әйткәндә, без бу күргәзмә белән Татарстан шәһәрләре буйлап йөрергә ниятлибез. Үзенчәлекле фоторәсемнәр рейды үткәрергә телибез. Шул очракта теләгән һәркем тарихи фоторәсемнәр белән таныша алачак. 

Аклы-каралы тарих

- Рамил абый, яхшы фотографны ничек танырга? Аның фотосурәтләре нәрсә белән аерыла?

- Миңа заманында зур уңыш елмайды. Мин сәнгать мәктәбен тәмамладым. Мин журналистиканы бары тик журналистика итеп кенә күрмим. Күп фотограф, ниндидер вакыйганы төшергәндә, факт төшергән кебек кенә төшерә. Фоторәсемдә вакыйганы күләмлерәк итеп күрсәтә торган детальләр булырга тиеш. Кешенең йөзендә һәрвакыт хисләр булуы да мөһим. Мин вак детальләргә игътибар итәргә тырышам. Бу кеше ничек киенгән, тыңлап торучылар ничек киенгәннәр, бер сүз дә әйтмәгән кешеләрнең йөзләрендә нинди хисләр. Мин документаль фоторәсемнәрне сәнгать призмасы аша күрсәтергә тырышам. Миңа калса, шулай кызыграк.

Рамил Галинең әлеге күргәзмәдәге фоторәсемнәре аклы-каралы.

- Элек төсле фоторәсемнәр бик аз иде. Аларны ясау, төсле итү – ул бик авыр процесс, шуңа күрә күпчелек фоторәсем аклы-каралы. Аклы-каралы фотосурәтләр тарихны һәм сюжетны нәзакәтле итеп күрсәтәләр.

Коммунизм чорында ниндидер тискәре әйбер төшерергә ярамый иде. Советлар Союзы партияләренә кермәгән әйберләрне шулай ук төшерергә ярамады. Шуңа күрә журналистларның төшергән күп материаллары газеталарда чыкмады. Андый фоторәсемнәр газеталарда чыга да алмадылар. Шуңа күрә без шундый фоторәсемнәрне төшерә идек тә, бары тик бер-беребезгә генә күрсәтә идек. Үзгәртеп кору чорыннан соң гына ул фоторәсемнәрне күрсәтергә рөхсәт бирелде.

Республиканың алдынгы фотографларыннан түләүсез мастер-класслар

- Рамил абый, күргәзмә белән һәр теләгән кеше дә таныша аламы?

- Мин күргәзмәгә нәкъ менә шул вакытка катнаш булган кешеләрне чакырам. Мин фотосурәтнең мөһим документ икәнен аңлауларын телим. Шуңа күрә күргәзмәгә зур урындагы сәясәтчеләр, сәүдәгәрләр чакырылачак. Мин шушы чор белән чыннан да кызыксынган кешеләр булуын телим. Ачылышка керү бушлай булачак. “Манеж” күргәзмәләр залының кагыйдәләрен һәм планнарын мин төгәл әйтә алмыйм. Күргәзмәдә Татарстан Республикасының алдынгы фотографлары мастер-класслар күрсәтәчәк. Беренче 10 көн эчендә теләгән һәр кеше дә фотосурәт үзенчәлекләренең асылына төшенә алачак.

- Күргәзмәгездә мастер-классларны кемнәр үткәрәчәк?

- Алар арасында мин дә бар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Расыйх Фәсхетдинов фотоаппаратлар турында сөйләячәк. Аңарда Татарстанда фотоаппаратлар коллекциясенең иң зурларының берсе. Ул нинди фотоаппаратларны сатып алырга, ниндиләрен, булса, сатмаска, саклап калырга, бәяләр һәм юеш процесслар турында сөйләячәк. Антон Райхштат заманча фотография технологияләре турында сөйләячәк. Шулай ук ул кәрәзле телефоннарга дөрес итеп төшерергә һәм нинди программалар һәм фильтрлар кулланырга кирәк икәнен өйрәтәчәк. Гомумән, ул заманча электрон фотосурәтләре продуктлары турында сөйләячәк. Евгений Кулешев тарихи фотосурәтләр һәм сугышлар реставрацияләве турында сөйләячәк. Наил Зыятдинов бәя сәясәте һәм Казан базары турында сөйләячәк - портфолио күпме тора, фотосурәт күпме тора, ничек туйга фотограф сайларга, күпме акча түләргә һәм башкалар. Евгений Канаев табигать күренеше фотосурәтләре турында сөйләячәк. Калган исемнәр бераз соңрак төгәл билгеле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International