«Татмедиа» генераль директоры Татарстанның иң яхшы балыкчысы исемен яулау өчен көрәшәчәк

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин ерткыч балыклар тоту буенча «Тоталь спиннинг» турнирында катнашачак һәм Татарстанның иң яхшы балыкчысы исемен яулау өчен көрәшәчәк. Бүген чараның оештыру комитеты рәисе Роман Маслов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Быел турнирда бездән «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе директоры Петр Королев, шулай ук Россия күләмендә танылган балыкчылар - Андрей Ферофонтов, Сергей Жмур, Олег Маркухин, Андрей Громов катнаша», - диде Маслов.

«Тоталь спиннинг» өченче балык тоту турниры «Бережок» ял базасы янындагы Зәңгәр култыкта 9-11 август көннәрендә узачак. Хәзерге вакытта анда катнашу өчен 224 балыкчыны берләштергән 112 команда теркәлгән. Алар ике көн дәвамында 7.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр су өстендә торып, шушы вакыт эчендә спиннинг ярдәмендә биш төрдәге балык (алабуга, чуртан, сыла, берш, опты) тотарга тиеш булачак. Шул ук вакытта тизлек кенә түгел, ә тотылган балыкның зурлыгы да исәпкә алына. Иң мөһим шарт – балык жюри әгъзалары аның параметрларын үлчәгәнчегә кадәр исән калырга, шуннан соң суга җибәрелергә тиеш.

Чараны Россиядә заманча спиннингка нигез салучы, турнирның мактаулы кунагы Константин Кузьмин һәм «Моя рыбалка» тапшыруы аша күпләргә таныш режиссер, журналист, балыкчы, сәяхәтче Сергей Апрелов алып барачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International