Казанны журналистлар күзәтә

2018 елның 27 июле, җомга

Журналистлар десанты – «Россия ватанпәрвәре-2018» («Патриот России-2018») Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре. Унҗиденче мәртәбә үткәрелүче бәйгенең монысына йомгак Казанда ясалды. Программа кысаларында, 26 июльдә «Россиянең заманча массакүләм мәгълүмат чараларында ватанпәрвәрлек» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.

– Казан – үсештә, без Казанны яратабыз! Казанга рәхим итегез! – дип сәламләде Россия төбәкләре журналистларын республиканың «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова. – Татарстанда вакытлы матбугат татар һәм рус телләрендә нәшер ителә. Удмурт һәм чуваш телләрендә дә газеталар чыга, алар республикада күп. Төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында ватанпәрвәрлек милли мәдәниятне, телне, динне саклауда да чагылыш таба. Казанда «Без бергә» дигән газета да нәшер ителә, ул татарлар күпләп яши торган 15 төбәктә таратыла.
Федераль конкурсның оештыру комитеты җитәкчесе Александр Чумиков әйткәнчә, 72 төбәктән 1844 иҗат эше тәкъдим ителгән. Мәкаләләрдә ветераннар яшәеше, яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе, катнаш гаиләләр, туган җирен яратып эшләүче гап-гади кешеләр, эзтабарлар хәрәкәте турында язылган.

– Газеталар һәрвакыт ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләде. Кызганыч, вакытлы матбугатка тиешле игътибар бирелми. Журналистикада да сенсация артыннан куу күзәтелә. Самолет ватылып төшкәнне, шәһәр читендәге берәр кунакханәдәге үтерешне хәбәр итәргә ашыгабыз. Уйланып, мәсьәләнең төбенә төшеп язылган мәкаләләр кими бара. Ике журналистның ай буе өйрәнеп, бер мәкалә язуы – шаккатмалы хәл булып тоела инде бүген, – диде конкурсның жюри рәисе, язучы һәм журналист Леонид Млечин.
Радио «Книга» баш редакторы Егор Серов журналистикада остазлык хәрәкәтенә, журналист кадрлары әзерләүгә игътибарны көчәйтү зарурлыгын искәртте. Конкурсның эксперты, Пермь шәһәре журналисты Раиса Маматова әле исән булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәр сүзен язып алып калырга, «Үлемсез полк» акциясенә теләктәшлек күрсәтергә чакырды. Чыгыш ясаучылар гәрчә ватанпәрвәрлек турында сөйләсәләр дә, сүз башында яки тәмамлаганда, Казанның матурлыгын, төзек һәм чиста булуын әйтми кала алмадылар.

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык (Роспечать) җитәкчесе урынбасары Владимир Козлов сөйләгәнчә, бу конкурс Россия Федерациясе гражданнарын ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү буенча 2016-2020 елларга исәпләнелгән дәүләт программасы кысаларында оештырыла. Конкурста җиңүчеләр арасында Кырым Республикасының Туапсе, Севастополь һәм Симферополь шәһәрләренең булуы зур һәм кодрәтле илебез – Россия өчен горурлык хисләре уята.
Татарстаннан да Азат Нурсәетов (Әлмәт), Людмила Симонова (Зәй), Кадыйр Гомәров (Чирмешән), Ольга Иванова (Яңа Чишмә), Йолдыз Крепостина (Казан) – лауреатлар исемлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International