Владимир Леонов Дөнья чемпионатын яктырткан журналистларга рәхмәтен җиткерде

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Футбол буенча дөнья чемпионаты вакыйгалары турында язып барган журналистларга рәхмәтен җиткерде.

“Чемпионат турында халыкка җиткерү сездән торды. Без матбугатны карап бардык, негатив язмалар булмады диярлек, булса да, бик аз гына өлеш. Фото, видеолар күп куелды, мәкаләләр дә күп язылды. Безнең эш сез яхшы эшләгәндә күренә”, - дип мөрәҗәгать итте министр чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта.

Биредә чемпионат уздыруда Казанга кагылышлы якынча нәтиҗәләрне игълан итү буенча соңгы матбугат конференциясе үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International