Язучылар берлеге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтте

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы Идарә утырышында әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтелде. Бу хакта Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта туган телне саклау буенча Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләнүе турында да әйтелде. Бу мәсьәлә буенча шушы көннәрдә Идарә кабат җыелачак. Шулай ук башка милли республикаларның Язучылар берлекләре белән уртак эшләр эшләнәчәк, халык белән очрашулар оештырылачак.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә шагыйрьләр Гөлзада Бәйрамова (Казан), Рәшит Бәшәр (Чаллы), Рәфкат Шаһиев (Әлмәт) лаек дип табылды.

Кызыксындыру премияләре яшь шагыйрьләр Гәлүсә Батталова, Булат Ибраһим һәм Рифат Сәлахка тәгаенләнде.

Г.Державин исемендәге Республика премиясенә рус шагыйре Алексей Остудин тәкъдим ителде.

Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар да кабул ителде. Берлек әгъзасы билеты Лилия Фәрхетдинова (Әлмәт) һәм Ольга Кузьмичева - Дробышевскаяга (Чаллы) тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International