“Шаян-ТВ” октябрьдән мөстәкыйль канал булып эшли башлаячак

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

“Шаян-ТВ” октябрьдән 24 сәгать буе күрсәтә торган мөстәкыйль канал булып эшли башлаячак. Бу хакта “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында журналистларга “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов әйтте.

“Шаян-ТВ” каналы буенча барысы да бик әйбәт. Аны булдыруның календарь планы бар. Шул планга туры китереп, эшләр башкарыла. Техника буенча конкурс игълан иттек. План буенча 7 хезмәткәр эшкә алынды (баш мөхәррир, баш инженер, трафик белгече). Атна саен “Татмедиа” ҖЧҖ Директорлар Советы мөдире Әсгать Сәфәров җыя безне, атна саен хисап тотам”, – диде Әминов.

  • “Шаян-ТВ”ның төп урыны “Болгар” радиосы бинасында, Горький урамында урнашкан.

“Без “Шаян-ТВ”ны октябрь аенда, 24 сәгать буе эшли торган, мөстәкыйль канал итеп чыгарырга тиешбез. Интернетта тулаем булмас, хокуклар белән проблемалар бар. Мөстәкыйль рәвештә, тулы форматта кабель челтәрләрдә чыга башлыйбыз. Шулай ук без бит хәзер цифрлы үткәргечтә дә эшлибез, өченче мультиплекста булса да шәп булыр иде дип торабыз”, – диде Илшат Әминов.

Илшат Әминов журналистларга яңа башкарма директор килгәч, каналда яңалыклар көтелә дип тә әйткән иде.

  • “Яңа Гасыр” телеканалының яңа башкарма директоры - 2011-2018 елларда Мәдәният министры булып эшләгән Айрат Сибагатуллин. Ул яңа вазыйфага 23 апрельдә билгеләнде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International