Язның иң көтелгән музыкаль тантанасын күрергә килүчеләрне бүләк көтә!

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

“TMTV” татар музыкаль телеканалы премиясенә санаулы көннәр калып бара. 21 апрель көнне “Пирамида” концертлар залында узачак грандиоз тамаша көндезге өчтә кызыл келәмнән башланып китәчәк.

Тантанада чыгыш ясаячак барлык эстрада йолдызларын да якыннан күреп сәламлисегез килсә, соңга калмаска киңәш итәбез.

Җырчыларның кызыл келәмнән үтүләрен карарга килүчеләр өчен оештыручылар бик шәп сюрприз да әзерләгән: бу чарага килгән һәркем  “TMTV” Премиясенә билет ота ала! Барлыгы 3 билет уйнатылачак! Ә җиңүчеләрне популяр җырчылар үзләре билгелиячәк.

Бу язның иң көтелгән музыкаль тантанасын күрми калмагыз! Татар эстрадасының иң-иңнәрен ачыклар вакыт! 21 апрель  “Пирамида” концертлар залында очрашырбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International