"Хозур ТВ” мөселман телеканалы эшли башлады

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Татарстанның беренче мөселман каналы дин әһелләренең мөнбәре булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте.

“Татар-информ” матбугат үзәгендә “Хозур ТВ” мөселман телеканалына багышланган матбугат конференциясе булды.

Журналистларның сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин һәм “Таттелеком”ның маркетинг буенча директоры Александр Смирнов җавап бирде.

Исегезгә төшереп узабыз: 2018 елның 1 мартында Татарстан мөфтие башлангычы белән “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан Татарстан Республикасында яңа “Хозур ТВ” мөселман телеканалы сынаулы рәвештә “Таттелеком”ның IPTV челтәрләрендә күрсәтелә башлады. Телеканалның шулай ук huzurtv.ru сайтында интернет-трансляциясе дә старт алды.

“Таттелеком” аша безнең каналыбыз күрсәтелә башлады, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Безнең өчен бу проект мөнбәр шикелле. Мөнбәр аша без халыкка фикерләребезне тарата алабыз. Кайбер тапшыруларыбызны 1.5 миллионнан артык караган. Безнең максат 5 яшьтән алып 95 яшькәчә булган тамашачыны җәлеп итү. Шуңа күрә “Хозур” да балалар өчен дә тапшырулар эшләнәчәк. Вәгазьләр генә түгел, психолог, күңел ачу, ислам фәннәре, тарих, хокук, география, милли традицияләр буенча да тапшырулар күрсәтеләчәк. Төрле ил телекомпанияләре белән сөйләшүләр алып барыла. Төрле фильмнарны татар, рус телләренә тәрҗемә итү мәсьәләләре турында сөйләшүләр уза. Галиев мәчетендә үтә торган дәресләрне яздырып барабыз. Тамашачыга күрсәтерлек материал тупланган. Хәзерге вакытта татар телендә контент булдыру өстендә эш алып барабыз. Телевидениедә татар телендә дә программалар күп булачак. Апрель аеннан канал кабельле форматка күчәчәк”.

Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин “Хозур ТВ” да бүгенге көндә 12 кеше эшли, дип белдерде.

“Хәзерге вакытта редакцияләр оештырыла, - ди Ришат Хәмидуллин.  - 1-2 ай эчендә тагы 10 белгечне эшкә алырга ниятләп торабыз. Алар оператор, монтаж белән шөгыльләнәчәк. Махсус татар редакциясе оеша, алар татар телендә тапшырулар әзерлиячәк. “Татарстан Яңа Гасыр” телеканалы, шулай ук, Дагыстан, Чечня, Төркия, Ираннан да коллегаларыбыз ярдәм итә. Киләчәктә алар белән үзара эшчәнлек тагы да киңәйтергә исәп тотабыз. Мөселман телевидениесе өч юнәлештә эшчәнлекне алып бара; мәгърифәтчелек исламның асылын күрсәтү, дин галимнәре, аларның хезмәтләре белән таныштыру һ.б. булачак. Икенчесе экстремизмга каршы тапшырулар һәм роликлар әзерләү. Өченчесендә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли алырдай сюжетлар тәкъдим итеп барабыз”.

Ришат әфәнде билгеләп узганча, “Татарстан Яңа Гасыр” каналы белән дә килешү төзелгән. Якын киләчәктә “ХозурТВ” әзерләгән кайбер тапшырулар әлеге каналдан күрсәтеләчәк.

“Хозур ТВ” телеканалы дини-агарту программаларын тәүлек буе татар һәм рус телләрендә күрсәтүне күздә тота. Проект авторлары раслаганча, “Хозур ТВ” телевизион каналының төп максаты - җәмгыятьтә дини дәгъват һәм аңлату эшләрен алып бару, рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, халыкта толерантлык, “дини сабырлык” тәрбияләү. Тапшыруларда аерым игътибар дини секта һәм агымнарны фаш итүгә, милләтара һәм динара мәсьәләләргә, халык арасында ватанпәрвәрлек рухын тәрбияләүгә бирелә, ди проект авторлары.

“Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең маркетинг буенча директоры Александр Смирнов мөселман проектның Татарстан өчен әһәмиятен билгеләп узды. Узган ел җәендә “Таттелеком” Татарстан Диния нәзарәте белән мөселманнарның рухи, дини кыйммәтләре турындагы мәгълүматларны тарату җәһәтеннән килешү төзелгән иде.

“ХозурТВ” тапшыруларын Таттелеком” ААҖнең IPTV челтәрләрендә тамаша кылып булуы хакында белдерде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International